“Балалар һәм яшүсмерләр китабы” атналыгы дәвам итә. Татар китапханәсендә 12 нче бакчаның 11 төркеме балалары катнашында әдәби сәгать уздырылды. (Тәрбиячеләре: Камалиева Л.Д., Камашева Л.Р.)
Китапханәче балаларны китапханә белән, кызыклы матур китаплар белән таныштырды, китап белән дуслаштырды. Сабыйлар табышмаклар чишүдә, китап геройларын тануда тапкырлыкларын күрсәттеләр, кызыксынып китап-журналлар карадылар. С.Маршак әсәре буенча эшләнгән “Гришаның китаплары” мультфильмын карадылар. Гайнуллина Ралина татарча, Диана Богачева һәм Виктория Стахеева удмуртча, Милена Зажогина, Мая һәм Таисия Филипповалар русча шигырьләр сөйләп, зиһенле һәм сәләтле булуларын күрсәттеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)