Сәйтәк авыл китапханәсендә укучылар өчен Бөтенроссия балалар китабы атналыгына багышланган “Балачак юллары буенча китап белән” әдәби сәяхәт үткәрелде.
Китапханәдә «Алтынны җирдән чыгаралар, ә китаптан белү» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар өчен әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр, балалар өчен журналлар тәкъдим ителде. Балалар күргәзмәне кызыксынып карадылар һәм әкиятләрне зур кызыксыну белән тыңладылар. Китапханәче Данилова Е. «Балалар китабы атналыгы» ның кайчан һәм кайда тууы турында сөйләде һәм балалар китабы-ул балалар тормышында беренче һәм мөһим дәреслек, китапларны укып, без яхшылык һәм явызлык мәсьәләләрен тикшерә башлыйбыз, дөреслекне ялгандан аерабыз, дуслыкны кадерлибез, дип аңлатты. Чара ахырында балалар китаплар буенча викториналарда һәм табышмаклар конкурсында актив катнаштылар.