Гаҗәеп кошлар дөньясы

2021 елның 2 апреле, җомга

1 нче апрель –Бөтендөнья кошларны саклау көне! Кошлар табигатьнең күрке, яме. Алар матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары һәм күңелле җырлары, сайраулары белән тирә-юньгә ямь тараталар, безне сөендерәләр.

Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү, кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру максатыннан Камай авылы мәктәбендә китапханәче Г.Галимуллина һәм укытучы В.Ахунова белән берлектә “Гаҗәеп кошлар дөньясы” исемле уен уздырылды.

Укучылар ике командага бүленеп ,кошлар турындагы табышмакларга җавап эзләделәр, санап кителгән билгеләр буенча кошларны атадылар. Чара барышында балалар кошлар тормышыннан төрле кызыклы фактлар белән таныштылар, әдәби әсәрләрдә тасвирланган кошларга багышланган сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International