Песәй авыл җирлеге башлыгы коронавируска каршы прививка ясатты

2021 елның 2 апреле, җомга

Вилдан Мөхәммәтгалеев прививка ясау кампаниясенә кушылды.

РҮХ мәгълүматларына караганда, районда 870 кеше прививка ясаткан.

Песәй авыл җирлеге башлыгы вакцинациягә кушылды.
— Без барыбыз да прививка ясарга тиеш дип саныйм. Хәлем яхшы. Бу прививка коронавирус инфекциясеннән яхшы иммунитет булдырырга ярдәм итәр дип өметләнәм.

Исегезгә төшерәбез, Covid-19га каршы вакцинациягә берничә ысул белән язылырга мөмкин: РФ һәм ТР Дәүләт хезмәтләре сайты аша һәм 2-19-82 телефоны буенча шәһәр поликлиникасы аша

Чыганак: Менделеевск яңалыклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International