Безнең канатлы дусларыбыз

2021 елның 2 апреле, җомга

Тойма авылы китапханәсендә китапханәче мәдәният хезмәткәре белән  берлектә кошлар көненә багышланган  «Безнең канатлы дусларыбыз»  дигән  темага викторина уздырдылар.

Китапханәче җылы яклардан нинди кошлар кайтуы һәм кайда оя  корулары турындаәңгәмә үткәрде. «Табигатькә сәяхәт» сериясе «Кошлар» китабыннан торналар, сандугачлар, тургайлар, сыерчыклар турында хикәяләр, шигырьләр укылды. Викторина сорауларына балалар дөрес җаваплар бирергә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International