Ел саен, 2 апрельдә бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Бәйрәм көне очраклы сайланмаган - бу көнне Даниянең бөек әкиятчесе Г.Х.Андерсен туган. Кечкенәдән барыбызга да аның әкиятләре билгеле. Ул балалар өчен махсус китаплар яза башлаган беренче кеше иде. Һәм әле дә ул танылган әкиятче булып кала бирә. 2 апрель көнне Песәй авыл китапханәсендә балалар өчен Г.Х.Андерсен иҗаты буенча "Угадай сказку" исемле әдәби викторина үткәрелде.