2021 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Федерациясе Социаль иминият фонды, Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертизаның Баш бюросы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләре гражданнарны кабул итә.
Кабул итүгә алдан язылырга кирәк: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).
Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт.
Татарстан Республикасы муниципаль районнары халкы шулай ук үз сорауларын «Skype» яисә «Zoom» программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән бирә ала.