Иминиятләштерүчеләр игътибарына! Россия Пенсия фондына бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы буенча хисап бирү турында

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Менделеевск районындагы Клиент хезмәте (бүлек хокукларында) Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәләрен үтәү йөзеннән Россия Федерациясе субъектының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органнарына 2020 елда атап үтелгән учреждениеләр хезмәткәрләренең хезмәт хакы турында мәгълүматны тапшырырга тиеш, дип хәбәр итә.

Әлеге отчет Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең хезмәт хакы турында мәгълүмат җыю формасы» (хисапның формасы) билгеләнгән рәвештә тапшырыла.

Шулай ук Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан «Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең хезмәт хакы турында мәгълүмат җыю формасын тутыру инструментлары» (Инструкция) эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International