7 нче апрель –Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Укучыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан, Камай авылы мәктәбендә “Сәламәтлек илен эзләп” исемле уен-сәяхәт уздырылды.
“Табышмаклар”, “Мульт–викторина”, ”Мәкальне тәмамла”, ”Ярый, ярамый”, “Кроссворд” номинацияләрендәге сорауларга җаваплар табып, укучылар сәламәт булу өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк икәнен тагын бер кат исләренә төшерделәр. Әлеге чара зарядка ясау белән төгәлләнде. Табигать тарафыннан бирелгән байлыкны- сәламәтлекне саклау, ныгыту -һәркемнең кулыннан килердәй эш икәнен онытмасак иде.