7 нче “Алтын балык” (татар теле тәрбиячесе Ганиева Г.Р.) бакчасының өлкән төркеменә йөрүче сабыйлары Татар китапханәсе белән танышты.
Китапханәче сабыйларны китаплар иленә сәяхәткә дәште. Балалалар “Китап” белән дуслашып, китаплар “яшәгән” залны күрделәр, кызыксынып күргәзмәләр белән таныштылар. З.Туфайлованың “Әни” сүзе, Ә.Ситдыйкованың “Кыш бабай җиләкләре” шигырьләрен тыңладылар, “Китапларны кыерсытмыйбыз” мультфильмын карадылар.Сабыйлар китап-журналлар белән танышкач, бергәләп уку өчен әдәбият сайладылар.