Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә онлайн режимында көндәлек иртәнге планерка узды.
Киңәшмәдә язгы ташу мәсьәләсе буенча фикер алыштылар, гадәттән тыш хәл очрагына план эшләү йөкләнде.
ЕДДС хәбәре буенча, үткән ял көннәрендә вакыйгалар булмаган.
Үзәк район хастаханәсе штат режимында эшли, эштә 66 доз вакцина кала, тагын бер партия килүе көтелә.
ЦЗН хәбәр иткәнчә, район буенча эшсезлек дәрәҗәсе 0,58% тәшкил итә.
Шулай ук җәмәгать урыннарында битлек режимын саклау зарурлыгы турында да фикер алыштылар.