Бизнеска гамәлдәге кануннар таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатларында "Тикшерелгән бизнес" интернет-ресурсы эшли (provbiz.ru). Әлеге ресурс 2017 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы белән булдырылды. «Тикшерелгән бизнес»ның контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлеге җайга салынган, алар проблемалы сорауларга җентекле аңлатмалар бирә, типлаштырылган хокук бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары турында мәгълүмат белән уртаклаша. Шуның аркасында, бүген provbiz.ru сайтында эшмәкәрләр өчен файдалы белемнәрнең уникаль базасы якынча 800 типовой хокук бозу һәм аларны булдырмау ысуллары тупланган. Шулай ук сайтта эшкуарларда контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлек барышында барлыкка килә торган тормыш хәлләре буенча 2250 сорау-җавап җыелды. Эшлекле климатны яхшырту һәм контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан административ басымны киметү максатларында "Тикшерелгән бизнес" интернет-порталында интерактив серви эшли башлады