Космонавтика көне илебез һәм бөтен дөнья өчен мөһим көн. Без беренче булып Рус космонавты космоска очуы белән горурланырга тиеш. Бу хакта Тихоново авылы китапханәчесе 10 апрель көнне"космоска юл" дип исемләнгән мәгълүмат сәгатендә сөйләде.
Балалар "кеше космоска оча"дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Ул кешенең космоска беренче очышы, беренче космонавт Ю.А. Гагарин турында сөйләде. Балалар презентация карадылар һәм “без космос турында нәрсә беләбез»дигән космос викторинасында катнаштылар.