Космонавтика көне

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

12 апрель-Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Дөнья тарихында беренче тапкыр Кеше галәмгә очкан көнгә 60 ел узды. Бу көн бөтен фән һәм техника үсешендә яңа этапны билгеләп үтте. Без бу датаны хәтерлибез һәм нәкъ менә безнең, рус кешесе, беренче тапкыр космосны яулавы белән горурланабыз. Бу көнне Ижауның «Кояшкай» балалар бакчасында гадәти булмаган чара үткәрелде. Өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен китапханәче И.М. Останина тәрбиячеләр белән берлектә «бик теләсәң, галәмгә очарга була»дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International