Космонавт булабыз!

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

12 апрельдә Татар китапханәсендә 7 мәктәп укучылары белән (укытучылары: Әминева Г.Ф.) “Косманавт булабыз!” дигән уен программасы уздырылды.

Балалар “Нәрсә үзгәрде”, “Капчыкта нәрсә?”, “Космик ракета ясыйбыз”, “Җирнең тарту көче” дигән биремнәрдә актив катнашып, косманавт булыр өчен сәламәт, җитез, игътибарлы, көчле булырга кирәклеген төшенделәр. “Космоста сыеклык нишли?”, “Косманавтлар нәрсә ашый һәм ничек йоклый?” дигән сорауларга җавапларны видеоязмалар карап белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International