Гаҗәеп галәм

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

12 апрель көнне космонавт Ю.А.Гагаринның галәмгә очуына 60 ел тулды. Шул уңайдан Бәзәкә китапханәчесе Ф Башарова мәктәптә урта һәм югары сыйныф укучылары өчен “Гаҗәеп галәм” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.

Кыю рус егетенең “Восток-1” космик кораблендә очышка әзерләнүе, 108 минут эчендә җир шарын урап кайтуы турында күрсәтелгән видеофильм укучыларга бик ошады. Шулай ук электрон презентация ярдәмендә укучылар башка күк җисемнәре турында белемнәрен арттырдылар, 60 ел дәвамында космонавтика өлкәсендәге ачышлар, космонавтлар тормышындагы кызыклы да, мәзәк тә булган 30 факт белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International