Монаш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Йолдызларга юл»-танып-белү сәгате үткәрелде.
Китапханәче Ю.А. Гагарин тормышы, дөньяда беренче космик очышка әзерлек турында мавыктыргыч хикәя тәкъдим итте. Балалар викторинада бик теләп катнаштылар, кешенең космоска беренче очышы, Кояш системасы, серле йолдызлар һәм ерак планеталар турында сорауларга уңышлы җавап бирделәр. "Космик" кроссворд чиштеләр. Китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар.