14 апрель көнне 9 сәгатьтә Бурмистров урамындагы 15 нче йортта яшәүчеләр (ТОС « Бондюжский») шәһәрдә беренчеләрдән булып үз йорт тирәсен җыештыра башладылар. - Үзебезнең ишегалдыбызны чиста һәм пөхтә итеп күрәсебез килә, - диләр халык. - Башкалар да безнең тәртипне хупларлар дип уйлыйбыз! Район буенча оешмалар, учреждениеләр һәм предприятиеләр тарафыннан территорияләрне актив җыештыру башланды. Бөтенроссия өмәсе исә 24 апрельдә узачак.