2021 елда хезмәт эшчәнлеген башлаучы гражданнарга бары тик электрон хезмәт кенәгәләре генә рәсмиләштерелә

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Менделеевск районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) россиялеләрнең электрон хезмәт кенәгәләрен булдыру 2020 елның 1 гыйнварыннан башлануын искә төшерә. Эшләүче барлык гражданнар өчен хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрнең яңа форматына күчү ирекле һәм бары тик кеше ризалыгы белән генә башкарыла. 2021 елдан беренче тапкыр эшкә урнашканнарның эш чорлары турындагы белешмәләре башта кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә электрон рәвештә генә алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International