Дуслык урамындагы , 6, 8, 10 й. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында гражданнар җыены

2021 елның 16 апреле, җомга

15 апрельдә Дуслык урамы, 6, 8, 10 адресы буенча урнашкан ишегалдында йортларда яшәүчеләр "Безнең ишегалды"Президент программасы кысаларында ишегалды территориясен төзекләндерү мәсьәләсе буенча төзүчеләр, архитектор һәм башка хезмәт күрсәтүче оешмалар белән очраштылар.

"Безнең ишегалды" программасын гамәлгә ашыру кысаларында быел түбәндәге эшләр башкару планлаштырыла: юлны өстәмә киңәйтү, тротуарны төзекләндерү, яңа 9 яктырту баганалары урнаштыру, балалар мәйданчыгын һәм келәмнәр, чүп савытлары, эскәмияләр чистарту өчен 2 мәйданчык оештыру, иске агачларны кисү.

Биредә яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, программаны тормышка ашыру буенча үз теләкләрен җиткерә алдылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча йортларда яшәүчеләрнең схемасы кабул ителде һәм расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International