13 апрельдән мөселман календаренда Рамазан ае башланды. Бәзәкә китапханәсе каршында өлкәннәр өчен эшләп килүче “Хәят” түгәрәге үзенең чираттагы утырышын шуңа багышлады, “Килде безгә изге Рамазан” дигән тематик әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Ф.Башарова төрле чыганаклардан Рамазан ае фазыйләтләре турында укыды, “Коръән” китабын русчага дөрес тәрҗемә ясаган В.Порохова, ислам динен кабул иткән танылган шәхесләр турында видеоматериал белән таныштырды, дини китапларга күзәтү ясады.
.jpg)
.jpg)