Учреждение, оешма, предприятие хезмәткәрләре соңгы кар көртләрен җимерде, кипкән урыннарда чүп-чар, узган елгы яфракларны җыештырды. Шулай ук тирә-юнь территорияләрен җыештыруга шәһәрнең сәүдә объектлары вәкилләре дә кушылды. Барысы да актив катнаштылар һәм бик тырышып эшләделәр.
Хөрмәтле менделеевлылар, сезне шәһәребез территорияләрен җыештыру һәм төзекләндерү эшләрендә актив катнашырга чакырабыз. Шәһәрне чистартыйк!