Хәркемнең дә балачагының матур мизгелләре булып әкиятләр урын алып тора. Турай авылы мәдәният йортында 17 апрельдә узган балалар өчен әкиятләр иленә сәяхәт шундый матур чараларның берсе булып торды. Бергәләп әкиятләр карау, викторина сорауларына җавап бирү, күңелле уеннар белән вакыт үткәне дә сизелмәде.