17 нче апрель көнне Песәй мәдәният йортында "Гөрләвекләр акканда..." дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша булып узды. Күңелле ял итәргә теләүчеләр өчен, менә дигән чара иде бу. Һәркем күңеленә хуш килерлек җырлар тыңлады, матур биюләр карады, сәхнәләштерелгән күренешләрдән туйганчы көлде. Авыл халкыннан тыш, Бәзәкә һәм Тойгуҗа авылларыннан килгән тамашачылар да бар иде. Язгы бер кич шулай күңелле генә үтеп китте.