Менделеевск районы прокуратурасы «Смирнов А.М.» крестьян (фермер) хуҗалыгы (алга таба – КФХ) эшчәнлегендә хезмәтне саклау турындагы закон таләпләрен үтәүне тикшерде.
КФХ хезмәткәрләренең мәҗбүри медицина тикшерүләрен узмыйча гына хезмәт вазыйфаларын үтәүгә кертелүе ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура КФХ башлыгына карата РФ КоАП 5.27.1 ст. 3 өлешендә каралган административ хокук бозу турында эш кузгатты.
Тикшерү материаллары белән карар, асылда карау өчен, Татарстан Республикасының Дәүләт Хезмәт инспекциясенә җибәрелде.
Моннан тыш, КФХ башлыгы адресына ачыкланган бозуларны бетерү һәм гаепле вазыйфаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирелде.
Прокурор реакциясе актлары карау стадиясендә.