Тукайны укып үсәбез

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Татар китапханәсендә 12 нче бакчаның өлкән төркеме сабыйлары Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган танып белү сәгатендә катнаштылар. (Тәрбиячеләре: Филиппова Л.Г., Митрошина Э.М.)

Китапханәче балаларны китапханә белән таныштырды, шагырьнең балачагы турында сөйләде, китапларын күрсәтте. Балалар Г.Тукай әсәре буенча эшләнгән “Су анасы” мультфильмын карадылар, эчтәлеге буенча фикерләрен әйттеләр. Карпов Игнат, Миронов Илья, Абдуллин Кәрим, Губкин Матвей Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International