23 апрель көнне Турай мәдәният йортында китапханә белән берлектә өлкәнрәк яшьтәге кешеләр өчен "Түләү көне" дигән ял кичәсе үткәрелде. Яулык йөртү тарихы бик борынгы заманнарда башлана һәм тамырлары белән төрле тарихи чорларга һәм мәдәниятләргә барып тоташа. Яулык барлык диннәрнең диярлек атрибуты һәм мода һәм стильнең бер өлеше булып тора. Бу җылы бәйрәмне кайнар чәй табыны артында билгеләп үттеләр. Кулъяулыкның тарихын искә төшердек, җырлар җырладык, яулык бәйләү буенча мастер-класслар уздык.