"Гасыр аша бию"

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

 

29 апрельдә Халыкара бию көне уздырыла. Ул тулысынча барлык бию стильләренә багышлана һәм сәнгатьнең бу төре белән мавыккан һәркем өчен биергә сәбәп булып тора. Бу көнгә​ 1982 елда нигез салынган. Биюләрнең тел киртәсе юк, шуңа күрә нәкъ менә алар төрле мәдәниятләрне тоташтыручы "күпер" булдылар. 28 апрель көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында «Гасыр аша бию» танып-белү программасы узды. Анда кече мәктәп яшендәге балалар катнашты. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр, биюләрнең төрләре, стильләре һәм​ элементлары белән таныштылар. Программа азагында балалар «Лавата» биюен биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International