Изге Христос якшәмбесе христианнар өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора.
Олы дини бәйрәм кысаларында Монаш авыл мәдәният йортында берничә чара үткәрелде:
йомырка буяу буенча мастер-класс, "Возжайка", "Возжайка-спутник" ансамбльләре һәм якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашында бәйрәм концерты, балалар өчен пасха уеннары үткәрелде.