Татар Чаллысы мәдәният йортында Пасха

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Пасха - христиан календаренең төп бәйрәме. Аны юкка гына «Бәйрәмнәрнең бәйрәме һәм тантаналарның тантанасы» дип атамыйлар. Пасхада балалар өчен буялган йомыркалар белән бәйле төрле уеннар үткәрелә.

2 май көнне Татар Чаллысы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчесе пасха уеннары оештырдылар. Әлеге традиция инде беренче ел гына түгел. Балалар йомырка белән бәйле уеннар уйнадылар, призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International