Көтә белгәннәр полкы

2021 елның 21 мае, җомга

2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулды. Шул уңайдан “Сөембикә” журналы түбәндәге башлангыч белән чыкты. «Сөембикә» журналы «Көтә белгәннәр полкы» дигән флешмоб башлый. «Үлемсез полк» янәшәсендә алар да булырга тиеш! Газиз ирләрен, улларын, әтиләрен, ир туганнарын Бөек Ватан сугышына озатып, сулышлары белән тартып алырдай булып көтеп алучылар... Өчпочмаклы хатлар килүдән туктаса да, матчага кара кәгазь кыстырылса да, соңгы сулышкача көтеп яшәгән әниләр, әбиләр, апалар... Алар арасында сезнең якыннар да бардыр. Фотосын, алар турындагы истәлекләрне#сөембикәжурналы #көтәбелгәннәрполкы дигән хэштеглар белән ВКонтактедагы стенагызга урнаштырыгыз. Постыгыз югалмасын өчен #көтәбелгәннәрполкы дип безгә языгыз. Без бу язмаларны, фото сурәтләрне үзебезнең сайтта туплап барачакбыз. Тарих битләре алар исемнәрен дә сакласын!”

Бәзәкә авылы китапханәсе быелның март аенда авылдашларга  флешмобка кушылырга дигән тәкъдим белән чыкты, һәм шушы вакыт аралыгында Бөек Ватан сугышы чоры хатын-кызлары турында 6 истәлек  язма әзерләп “бизяки.рф” сайтына урнаштырды. 

Һәр язманы китапханәче сугыш чоры балалары белән шәхси очрашуда язып алды, һәр язма “бизяки.рф” сайты  волонтерлары ярдәмендә сугышка киткән әтиләре, туганнары, якыннары турындагы хәрби архив материаллары белән тулыландырылды. Бу язмалар авылыбыз тарихының бер өлеше, бу истәлекләр югалмасын, киләчәк буыннар өчен сакланып калсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International