Менделеевскида чик буе хезмәткәрләре көне уңаеннан митинг узды

2021 елның 29 мае, шимбә

28 майда, гадәттәгечә, чик буе гаскәрләренә багышланган бәйрәм үткәрелә.

Җыелучыларны район башлыгы Валерий Чершинцев, хәрби комиссар Сергей Залуженко һәм ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина котлады.

Митинг ахырында предприятие, оешма җитәкчеләре, пенсионерлар, яшьләр үзләренең хәрби бурычларын лаеклы үтәгән Россия чик сакчыларына зур рәхмәт йөзеннән Хәтер мемориалына чәчәкләр салдылар.

Әйтергә кирәк, 1918 елның 28 маенда РСФСР чикләрен саклау оештырыла. Шул көннән башлап безнең көннәргә кадәр Чик сакчылары безнең дәүләт чикләрен һәм гражданнарның тынычлыгын саклап хезмәт итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International