Авыл егетләре -2021

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

29 май көнне Песәй авылында  "Авыл егетләре-2021" дип исемләнгән спорт чарасы узды. Әлеге чарада яшьләр үзләрен күп генә спорт ярышларында сынадылар. Нәтиҗәдә, Песәй авылы егетләре з урынга, Гришкинолылар 2 урынга, Турай авылы спортчылары 1 урынга  ия булдылар. Спорт уеннары концерт номерлары белән үрелеп барды. Песәй, Турай, Сәйтәк, Мунайка, Ижевка, Тихоново авылы үзешчәннәренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барлык катнашучыларга, оештыручыларга, кунакларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. "Сәламәтлек- зур байлык" икәнен бервакытта да онытмасак иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International