Электрон хезмәт кенәгәсе турында

2021 елның 1 июне, сишәмбе

2021 елда хезмәт эшчәнлеген башлаган гражданнарга бары тик электрон хезмәт кенәгәләре генә рәсмиләштерелә.

ТР Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) россиялеләрнең электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру 2020 елның 1 гыйнварыннан башланды, дип искәртә. Барлык эшләүче гражданнар өчен дә хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларның яңа форматына күчү ирекле һәм бары тик кеше ризалыгы белән генә гамәлгә ашырыла. 2021 елдан башлап беренче тапкыр эшкә урнашучыларның эш чоры турындагы барлык мәгълүматлары, кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә генә, электрон рәвештә алып барылачак.

Хезмәт кенәгәсен кәгазь форматта саклау турында гариза бирүчеләргә, эш бирүче, электрон кенәгә белән беррәттән, хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны кәгазь версиягә кертүне дәвам итәчәк. Бу гражданнар алга таба хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны электрон рәвештә алу турында язма гариза бирергә хокуклы. Әгәр кеше бөтенләй гариза язмаган икән, аның кәгазь хезмәт кенәгәсе кала. Электрон форматны сайлаган кешеләр кире кәгазьгә әйләнеп кайта алмый. Кәгазь хезмәт кенәгәсе алар кулына тапшырыла һәм ул элеккеге стажны раслаучы рәсми документ буларак сакланырга тиеш.

2020 елның 31 декабренә кадәр эш бирүчегә язма гаризаларның берсен дә кертергә мөмкинлекләре булмаган затлар, төп эш урыны буенча гариза биреп, моны теләсә - кайсы вакытта башкарырга хокуклы.

Электрон форматның төп өстенлекләренең берсе шунда - ул хезмәткәрнең хезмәт стажы турындагы мәгълүматларны югалту куркынычын юкка чыгара диярлек. Хәтта эш бирүче юкка чыккан очракта да, хезмәткәр РПФнан үз хезмәт эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат соратып алырга мөмкин.

Моннан тыш, чит ил паспортын рәсмиләштерү яки ипотека өчен ЭТК («хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар») РПФның рәсми сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталында турыдан-туры шәхси кабинеттан бастырып чыгарырга мөмкин, ул шунда ук электрон имза белән таныкланачак һәм барлык инстанцияләрдә дә гамәлдә булачак. Шунда ук хезмәткәр, эш бирүче катнашыннан башка, үз хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләргә даими рәвештә гарантияләнгән керү мөмкинлеген ала һәм аңа кертелгән барлык үзгәрешләрне дә күзәтә ала.

Электрон хезмәт кенәгәсе:

хезмәткәр турында мәгълүмат;
кабул итү, эштән азат итү, башка эшкә күчерү даталары;
эш урыны;
чара төре (кабул итү, башка эшкә күчерү, эштән азат итү);
вазыйфасы, һөнәре, белгечлеге, квалификациясе, структур бүлекчәсе;
башкарасы эш төре;
кадрлар чарасының нигезе (документның датасы, номеры һәм төре);
хезмәт килешүен туктату сәбәпләрен үз эченә ала.


Исегезгә төшерәбез, электрон хезмәт кенәгәсе турында мәгълүмат белән РПФ сайтының «Электрон хезмәт кенәгәсе» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International