2021 елның 2 июне көнне иртәнге сәгать 6 дан кичке 9 га кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән

2021 елның 2 июне көнне иртәнге сәгать 6 дан кичке 9 га кадәр метеорологик күренешнең  көчәюе турында консультация-кисәтү килде.

2021 елның 2 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында урамда булсагыз, җир асты кичүе яки подъездларда яшеренергә киңәш итәбез . Йорт диварлары янында көчле җилдән качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга ярамый - җилдә сынган ботаклар зур куркыныч тудыра.

5. Көчле җил вакытында электр линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү куркыныч.

6. Югары кат тәрәзәләреннән коелып төшүче пыяла ватыклары, шулай ук җил куптарган түбә һәм декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортлардагы барлык тәрәзәләрне тыгыз ябарга, балкон һәм лоджийлардан төшеп китәргә мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк. 

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» номерларына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" -  8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International