Камай авылының Әглиев КФХына Нидерландтан голштин токымлы 33 баш мөгезле эре терлек (таналар) кайтты.
Хуҗалыкта барлыгы 50 баш савым сыеры һәм 60 тана бар.
- Голштин токымлы кызыл-чуар сыерларның баш санын арттырырга булдык. Нәкъ менә алар җитештерелә торган сөтнең гомуми күләме буенча рекордлар куялар, – диде Динар Рәисович.
Хайваннар озын юл ясадылар. Алар үзләрен яхшы хис итәләр, яңа урынны үзләштерәләр. Хәзер эпизоотиягә каршы карантин чаралары үткәрелә.