"Чиста уеннар"да 1.5 тонна чүп-чар җыелды

2021 елның 4 июне, җомга

4 нче майда "Химик" стадионыннан ипподромга кадәр территориядә Администрация, Башкарма комитет, мәдәният, спорт, мәгариф идарәләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм пенсионерлар "Чиста уеннар - 2021"дә катнаштылар.

Командаларны район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләде. 

16 команда катнашучылары территориядә зур габаритлы чүп-чар җыйдылар һәм Сабантуйны бәйрәм итү мәйданчыгы әзерләделәр. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча «Креатив Табылдык», «Команда рухы» һәм «Тамашачылар симпатиясе призы» номинацияләрендә җиңүчеләр, шулай ук җыелган чүп-чар саны буенча җиңүчеләр билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International