Мәдәни марафон "Әкияттә кунакта"

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

6 нчы июньдә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне 1799 нчы елда бөек рус шагыйре һәм язучысы, хәзерге рус теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкин туа. Әлеге вакыйга алдыннан Татар Чаллы мәдәният йорты хезмәткәрләре квест-уен формасында "Әкияттә кунакта" дигән мәдәни марафон үткәрделәр. Квестта мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр һәм авыл халкы катнашты. Балалар маршрут кәгазе алдылар, анда станцияләр билгеләнде. "А.С. Пушкин әкиятләре белгече" станциясендә балалар әкият геройлары һәм исемнәрен әйттеләр. "Дорисуй кота" станциясендә чылбырлы мәче өстәделәр, "Әкият җый" станциясендә әкиятләр рәсемнәре төшерелгән пазлалар салдырдылар. "Алтын балык тот" станцияләрендә балалар игътибарлылык һәм тизлек күрсәтеп уйнадылар, ә "Кроссворд" станциясендә Пушкин әкиятләрен карап тоту буенча сүзләр әйтелде. Ә "югалган әйберләр камерасы" станциясендә предметлар буенча алар кемгә карый һәм нинди әкиятләрдән белделәр. Квест-уен ахырында һәркем татлы бүләк кенә түгел, яңа белемнәр дә алды, шулай ук яхшы ял да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International