«Сугыш безне бик иртә олыгайтырга мәҗбүр итте, - ди Гөлсәрия Галиәхмәтовна. - Өлкәннәр белән беррәттән басуда эшләдек, җирне дә сөрергә туры килде. Сабан авырлыгыннан җиргә төшә, баса, алга таба да бара. Атларны фронтка алдылар, үгезләр сөрделәр, алар, без кебек үк, ачлыктан аягында көчкә басып тордылар».
Г. Абзалова һәр көн Аллаһы Тәгаләгә тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерә. Аның сабырлыгы, игелеклеге, конфликтсызлыгы - озак яшәү сәбәбе, дип ышанам.
«Безнең әни һәм әби – иң игелекле, шәфкатьле һәм ярдәмчел», - диләр өч бала, ун онык һәм сигез оныкчык.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилева һәм Енабердино авыл җирлеге башлыгы Евгений Никифоров килде.
