24 июнь көнне мәктәп яны лагере балалары өчен “Бездә бүген Сабантуй, җырлы –моңлы ямьле туй” дигән Сабантуй бәйрәме уздырдык.
Бәйрәмне Сабантуй бүләкләре җыю белән башлап җибәрдек. Балалар «Ат чабышы», «Әйбер кисү», «Кашыкка йомырка салып йөгерү», «Капчык киеп йөгерү», «Әтәчләр сугышы» , “Чүлмәк вату», «Кашык белән су ташу», «Аркан тартышу» уеннарында бик телшәп катнаштылар. Тимоша (Рузалия Яраханова) белән Тотоша (Хамидуллина Эльза) клоуннарының чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Балалар татлы призларга һәм сабантуй бүләкләренә ия булдылар. Сабантуй бәйрәме бик кызыклы һәм күңелле үтте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)