Тойгуҗа авылы китапханәсендә “Меңъеллыклар озынлыгындагы аралык” дип аталган Олимпия уеннарына тарихи экскурсия үткәрелде.
Китапханәче балаларны спорт уеннары турындагы китаплар белән таныштырды, олимпия уеннарының тарихы, аларның әһәмияте турында сөйләде, аннары балалар үзләре ишеткәнне сорауларга җавап биреп тикшереп карадылар. Олимпия уеннарының символик билгесе ак җирлектәге бер – берсенә үрелгән биш боҗра сурәтләнгән флаг ясадылар, аның ни аңлатканын ачыкладылар, китапханәче балаларны “Сабантуй мәйданыннан – олимпия уеннарына” исемле китаптан якташ спортсменнар турында язмалар белән таныштырды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)