Чисталык - сәламәтлек нигезе

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

“Кама Таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют сабыйлары Татар китапханәсен үз иттеләр. (Тәрбиячеләре М.В.Куликова).

Бу юлы китапханәче алар белән чисталык турында әңгәмә уздырды. Сабыйлар кулларны юуу, тешләрне чистарту ни өчен мөһим икәнлеген үзләренчә исбатладылар. Китапханәче белән бергәләп кеше әгъзаларының татарча атамаларын өйрәнә башладылар.Корней Чуковский әсәре буенча эшләнгән “Мойдодыр”мультфильмын бик яратып карадылар, эчтәлеге буенча фикерләрен белдерделәр. Ахырда кечкенәләр өчен китаплар карап, рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International