Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Киңәшмә башында Валерий Чершинцев милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Антоновскаяны туган көне белән котлады.
Район үзәк хастаханәсе хәбәр иткәнчә, район буенча коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә.
Районда эшсезлек дәрәҗәсе тотрыклы кала бирә.
Идарәче компания тарафыннан 5 хәбәр кабул ителде.
Шулай ук йортларны, муниципаль архивны, поликлиниканы капиталь ремонтлау, шәһәр көненә һәм яшьләр көненә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.