Менделеевскида социаль ипотека йортын тапшыру вакыты яңадан күчерелде

2021 елның 2 июле, җомга

Габдулла Тукай урамында урнашкан, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы буенча төзелгән 16-нчы номерлы 60-фатирлы яңа йорт әлегә кадәр хуҗаларын көтә.
«Долгострой» территориясендә йортта яшәүчеләр Башкарма комитет җитәкчесенең ТКХ, төзелеш һәм инфраструктура үсеше буенча беренче урынбасары Артур Захарян, Менделеевск районы Советы Аппараты җитәкчесе Роберт Искәндәров, «Мамадышстрой» ЯАҖ генераль директоры Зөфәр Гәрәев, ГИСУ вәкиле Олег Разумов, идарәче компания вәкилләре белән очраштылар.

Җыелганнар җитәкчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. Шуларның иң мөһиме: йортны кайчан тапшыру? Бу сорауга халык бер-бер артлы җавап ишетмәде. Элегрәк июнь уртасына, хәзер июль, август азагында, октябрь аенда планлаштырылган иде. Объектны тапшыруның фаразланган даталары әнә шундый булды.

Исегезгә төшерәбез, менделеевлылар 5-6 елдан артык яңа торакка күченергә чиратта тора. Әлеге йортны көтү срогы 2019 ел иде, аннары 2020 елның октябренә алыштырылды. 2020 елның декабрендә фатирлар уйнатыла, әмма халык аны көтмәгән дә иде. Йорт 2021 елның май ахырында төзелеп бетте, фатирларны үз хуҗаларын көтә. Территория төзекләндерелгән, балалар өчен уен элементлары, эскәмияләр урнаштырылган. Әмма, кызганычка каршы, объектка күчү датасы әлегә кадәр билгеләнмәгән. Чөнки моңа кадәр йорт файдалануга тапшыру өчен рөхсәт документларын алырга һәм Идарәче компания тарафыннан кабул ителергә тиеш. Хәзерге вакытта объект ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүен уза. "Мамадышстрой" ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге кисәтүләрен бетерергә тиеш.

Тукай урамындагы биш катлы йортка күченүчеләр тынмый һәм төзелеш тарихының бәхетле тәмамлануына ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International