Менделеевскида төзекләндерү өчен территория сайлау буенча проект семинары узачак

2021 елның 2 июле, җомга

Менделеевск муниципаль районы администрациясе һәм «Аммоний» АҖ шәһәр халкын проект семинарына чакыралар.

5 нче июль көнне сәгать 12.00 дә Менделеевск муниципаль районы администрациясе һәм «Аммоний»АҖ проект командасы оештыра торган халык белән ачык проект семинары булачак. Семинарда халыкның җәяү йөрү өчен уңайлы булган җәяүлеләр пространстволарын кайсы территорияләрдә күрергә теләве һәм шәһәр халкының аларны нинди шәһәр активлыклары белән тулыландырырга теләве турында фикер алышу планлаштырыла.

Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев:

««Аммоний» АҖ белән берлектә шәһәр җәяүлеләр маршруты концепциясен эшләтеп җибәрәбез, ул уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча федераль һәм республика программалары кысаларында тормышка ашырыла торган иҗтимагый киңлекләрне берләштерәчәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич безнең инициативаны хуплады.

Безнең беренче адымнарыбызны тормышка ашыру өчен, менделеевскилыларны семинарда катнашырга һәм үзебезнең тәкъдимнәр белән уртаклашырга чакырам.

Шуның белән бер үк вакытта шәһәр халкының шәһәр киңлекләре дизайнында нинди аерымлыклар күрергә теләве турында да фикер алышачакбыз. Безгә Менделеевски инженерлар, химиклар шәһәре буларак уникаль образының дизайн-кодта, документта чагылыш табуы мөһим.»

Семинар 05.07.21 сәгать 12:00 түбәндәге адрес буенча узачак: Менделеевск шәһәре, Юбилей урамы, 8 йорт, Гассара ис. мәдәният йорты, тантаналар залы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International