1 августан Пенсия фондына тапшырылган яңа төр түләүләр хакында

2021 елның 2 июле, җомга

Соңгы берничә елда бала тәрбияләүче гаиләләргә бирелә торган пособиелар артты. Пандемиягә бәйле узган ел ике тапкыр бирелгән түләү, моңа кадәр 50 сум күләмендәге бала тудыру буенча түләнгән пособияне арттыру, социаль яклау линиясе буенча 3 яшьтән 7 яшькә түләү билгеләү шундыйлардан.

      Беренче чиратта 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге булган аз керемле гаиләләргә һәм  12 атанага кадәр йөклелек буенча медицина учреждениесенә исәпкә баскан хатын-кызларга тиешле пособие алу өчен, элеге категориягә караучыларның Россия гражданнары булуы  һәм  Россия Федерациясе территориясендә яшәүләре зарурлыгын искәртте.

         Пособие билгеләү мәсьәләсен хәл иткәндә төп күрсәткечнең гаиләнең керем күләме: Гаиләдә яшәүчеләрнең һәркайсы ала торган керем дә исәпкә алына. Болар гариза бирүченең ире яисә хатыны, балигъ булмаган, махсус белем яки югары уку йортларанының көндезге бүлекләрендә укучы 23 яшькә кадәрге балалар, өйләнгән яисә кияүгә чыккан, шулай ук опека яисә попечитель карамагында булучылардан тыш. Гаилә членнарының хезмәт хакларын, пенсия, стипендия, банкка салынган акчаларга исәпләнгән процентлар, премияләр һ.б. ны кушып, килеп чыккан сумманы 12 айга бүлеп карарга кирәк. Килеп чыккан сумма гаиләдәге һәр кешегә 9995 сумнан кимрәк булса, пособие сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шунысы да бар, керем дәрәҗәсен билгеләгәндә, барлык гаиләнең бар мөлкәте дэ исәпкә алына. Чөнки дәүләтнең әлеге ярдәме аз керемле гаиләләр өчен каралган.

        Гаризаларны Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль бүлегенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп яисә дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша тапшырырга була. Түләүләр социаль казначылык принцибы буенча билгеләнәчәк, бу исә гариза тапшырылганнан  соң барлык эшне  Пенсия фонды хезмәткәрләре башкара, ягъни кирәкле мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә үзләре ала дигән сүз.

    Закон буенча түләү гариза теркәлгәннән соң 10 эш көнендә билгеләнә. Ләкин, соратып алынган документлар килеп җитмәгән очракта, 5 яки 10 көн өстәлергә мөмкин. Мондый очракта түләү билгеләү  яисә гаризадагы үтенечне канәгатьләндермәү турында карар 20 эш көненә озайтыла.

Уңай карар  чыгарырлган очракта акча пособие билгеләнгән айдан соң килүче айның 1-25 числосы аралыгында гаризада күрсәтелгән счетка күчерелә.

     Гариза бирүче кешенең счеты гамәлдә һәм үзенеке булырга тиеш.

      Түләүне кире кагу турында карар чыккан очракта гариза язучыга кире кагуның нигезле сәбәбе аңлатып, бер көн эчендә  хәбәрнамә җибәрелә. Гариза язганда мәгълүматларның дөреслегенә, тулылыгына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Чөнки күпчелек очракта уртача керем күләме Татарстанда яшәү минимумы күләменнән - 9955 сумнан артып килеп чыгу тискәре карар чыгаруга сәбәп була.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International