Пособие бирелмэу очраклары

2021 елның 2 июле, җомга

 Түләүне кире кагу турында карар чыккан очракта гариза язучыга кире кагуның нигезле сәбәбе аңлатып, бер көн эчендә  хәбәрнамә җибәрелә. Гариза язганда мәгълүматларның дөреслегенә, тулылыгына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Чөнки күпчелек очракта уртача керем күләме Татарстанда яшәү минимумы күләменнән - 9955 сумнан артып килеп чыгу тискәре карар чыгаруга сәбәп була.

       Гаилә әгъзаларының  керемнәре сәбәпсез булмаган очракта да пособие бирелми.

      Йөклелекнең иртә срокларында медицина учреждениесенә баскан йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 16 яшькәчә бала үстерүче ялгыз  ата-аналарына түләү билгеләгәндә "нуль керем" кагыйдәсе кулланыла. Бу айлык түләү  билгеләү өчен керемнең теләсә кайсы төре: хезмәт хакы, пенсия, стипендия, бизнес алып бару яки үзмәшгульлек керемнәре, авторлык гонорарлары исәпкә алына дигән сүз.

       Исәпкә алына торган айларда әлеге төр керемнәр кермәгән һәм «нуль керем» кагыйдәсен кулланырга сәбәп булмаган очракта гаиләгә пососбие түләнми.

       “Нуль керемнең” уңай сәбәпләренә түбәндәгеләр керә :

 - өч яшькә кадәр баланы кару;

 - инвалидны, инвалид бала яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне кару;

- 23 яше тулмаган гражданнарның көндезге бүлектә укуы;

-  3 айдан озаграк дәвалану;

 - чакыру буенча армиядә хезмәт итү һәм демобилизациядән соң  өч ай;

 - иректән мәхрүм ителү һәм азат ителгәннән соң 3 ай;

  - әтисе яисә әнисе генә булу (икесенең берсе үлгән, хәбәрсез югалган яки документларда язылмаган);

 - эш урыны булмау, әмма мәшгульлек үзәгендә теркәлгәннән соң   6 айдан да артык түгел;

 - күп балалы гаиләнең әти-әнисе.

        Җитди  сәбәп чорларының тулаем исәпләнүен дә әйтеп үтү зарур. Бу билгеле бер вакытта бер сәбәп, соңрак икенчесе булырга мөмкин дигән сүз. Бу очракта 12 айның 10-сында  керем булмауның җитди сәбәбен дәлилләү турында искәртмә.

      Мәсәлән, гаиләдә 2 бала. Әни кеше (эш урыны бар), йөклелек вакыты 14 атна. Йөклелек буенча медицина учреждениесенә 8 атналык срок белән исәпкә баскан. Рәсми рәвештә әшләүче ире  2020 елның маенда эштән туктаган. Мәшгульлек үзәгенә  4 ай исәптә торганнан соң  эшкә урнашкан.

         Бу очракта   гаиләгә пособие түләнәчәк, чөнки исәпкә алына торган хисап чорында  ир-ат 8 ай эшләгән , 4 ай мәшгульлек үзәгендә исәптә торган.

        Ә инде карап үткән очракта ир эшләмәсә, мәшгульлек үзәгендә исәптә тормаса, үзмәшгуль кеше буларак теркәлмәсә, армиядә хезмәт итмәсә, сәламәт булса, бу очракта тискәре карар чыгарылачак.

        8 яшьтән  16 яшькәчә бала үстерүче  тулы булмаган гаиләләр 4 997,5 сум, ә иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатын – кызлар августтан башлап ай саен  5 311 сум акча алачак.

       Йокле хатыннар әлеге  статусларны 10 атнадан  14- кә , 18-дән 22-гә  һәм 30-дан 32 атнага кадәр дәлилләп торырга тиеш.

       Гаризалар 1 июльдән кабул ителә, ә түләүләрне гаиләләр агымдагы елның август аеннан ала башлаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International