Ул кебек кешеләр турында: «кайда туган, шунда кирәк тә», - диләр.
Рауза Шәйхиевна бөтен хезмәт биографиясен терлекчелеккә багышлаган, сыер савучы булып эшләгән.
"Фермага җитди авырган әни урынына 12 яшендә килдем, шулай калды да», - ди ул.
Ветеран сугыш вакытын калтыратып искә ала.
"Әтине фронтка алдылар, әни җиде баласы белән калды. Мәскәү өлкәсеннән сугыш хәрәкәтләре урыннарыннан балалар белән апалар кайткан, безнең йортта дүрт олы кеше, унбер бала булган. Ничек исән калдык? Ходай ярдәм иткәндер, мөгаен".
Хәзер Р. Нуриева кызы һәм кияве тәрбиясендә яши, аны биш оныгы һәм 11 оныкчыгы яраталар һәм хөрмәт итәләр.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм Камай авыл җирлеге башлыгы Инзилә Әһлиева килде.