Гаилә кеременең күләме пособиеләр алу өчен мөһим шарт булып тора. Кагыйдәләр буенча ул җан башына яшәү минимумыннан артмаска тиеш – Татарстан Республикасы буенча 9955 сум. Пособие мохтаҗлыкны комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә, ул гаиләнең барлык керемнәрен һәм мөлкәтен бәяләүне, шулай ук нульле Керем кагыйдәләрен куллануны күздә тота.