Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә атналык йомгаклау планеркасы узды.
Киңәшмә Турай авыл җирлеге башлыгы Әлфирә Рәхимованың һәм үзәкләштерелгән бухгалтериянең баш бухгалтеры Луиза Горячеваның туган көне белән котлау сүзләре белән башланып китте.
Киңәшмәдә контроль хатларның үтәлеше турында фикер алыштылар.
Аннары гражданнарны кабул итү вакытында кергән мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Шулай ук мәктәпкә әзерлек, халыкны COVID-19га каршы вакциналаштыру процессы турында фикер алыштылар-кичәге көндә 165 кешегә прививка ясаттылар.
Яңа Чишмә районында африка чумасы чыганагы табылды. Менделеевск районы таралу куркынычы зонасына керә. Дуңгыз асраучыларны кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәргә чакырабыз.